Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста иминлек акциясе узды

Апаста юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Күренебрәк тор!“ акциясе узды.

 Апас урта мәктәбе укучылары юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Алар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов белән берлектә яктылыкны кире кайтаручы элементлар, аларның төрләре һәм файдасы турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар. Акция барышында юл кагыйдәләре тагын бер кат хәтерләрдә яңарды. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр һәм һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы смайликлар бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев