Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста олы ихтирамга лаек булган гүзәл затларны хөрмәтләү чарасы узды

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Апас мәдәният йортына район данын күтәргән, озак еллар армый-талмый төрле өлкәләрдә хезмәт куйган һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән батыр аналар, ак яулыклы апалар, гүзәл ханымнар, назлы туташлар, чакырылды.

Районыбызның гүзәл затларын бәйрәм белән тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде. “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештереп, изге теләкләрен юллады. 
Чордашлар, хезмәттәшләр кайнар чәйләрдән, тәмле пәрәмәчләрдән авыз итеп, бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп аралаштылар, сөйләштеләр. Алар хөрмәтенә сәхнә түреннән апаслыларны үз итеп яшәүче, Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева һәм аның иҗатташ дусты Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев зур концерт тамашасы бүләк иттеләр. Шулай ук эшмәкәр Лилия Зәйнуллина язның беренче чәчкәләре – тюльпаннар белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев