Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин аны каршы алды һәм райондагы эшчәнлек, яңалыклар, мәгариф өлкәсенә кагылышлы уңышлар белән таныштырды. 
Рафис Борһанов иң элек Иске Әнәле авылындагы мәктәп-балалар бакчасы, “Салават күпере“ балалар бакчасы, Апас урта мәктәбе, Апас туган якны өйрәнү музее, Апас аграр көллияте һәм үзәк урамнар белән танышты. 
Иртәнге сәгать унда район мәдәният йортында Апас мунициапль район Советының өченче чакырылыштагы чираттагы утырышы узды. Бирегә депутатлар, район башкарма комитеты һәм Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, суд рәисе, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый җәмгыять, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, дип әһелләре, район активы чакырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, “Ак Барс Холдинг“ компаниясенең генераль директор урынбасары Камил Галиев катнашты. Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә – 2018нче елда Апас муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен ясау иде. 
Утырыш бүләкләүләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев