Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге чакырылышта 27 апаслы армиягә китә

Быелгы көзге чакырылышка кулларына повестка алган егетләрнең уникесе югары белемле. Калганнарының махсус урта һәм һөнәри, башлангыч һөнәри белемнәре бар.

Димәк, аларга солдат хезмәте җиңел биреләчәк. Татарстан Хөкүмәте карары белән Казаннның “Патриот” үзәгеннән хәрби частьларга озатылганда хезмәт чорында кирәкле әсбаплар, шулай ук кесә телефоннары тапшырыла. “Кайнар линия”-21-4-74- номерына шалтыратып, килеп чыккан барлык проблемаларны оператив хәл итәчәкбез,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

-Улыбыз Илгизне хәрби хезмәткә тыныч күңел белән озатабыз,-ди Апастан Илсур Әхмәтҗанов.-Без дүрт бертуган-үзем, Илнур, Илназ һәм Илгизәр үзвакытында солдат шинелен горурлык белән кидек, илебез алдында ир-егетлек бурычыбызны намуслы итеп үтәдек. Улымның да сынатмаячагына ышанам!

-Мин дә армиягә, хәрби хезмәткә бик теләп барам. Яштәшләремне дә шуңа өндим,-ди Апас егете Камил Вәлиев.

Бүген Россия Кораллы Көчләрендә язгы һәм көзге чакырылыш буенча илле яшь апаслы хезмәт итә. Аларның командирлары  белән даими элемтәдә торучы район хәрби комиссариаты вәкилләре әйтүенчә, барысы да яхшы. Моны хәрби комиссариат, солдат егетләребезнең әти-әниләренә юлланган рәхмәт затлары да раслый.

-Бер үк вакытта бүген Россия Кораллы Көчләрендә районыбызда туып-үскән 25 офицер илебез тынычлыгы, иминлек сагында тора,-ди подполковник Паймурзин.-Чакырылыш буенча хезмәт вакыты тәмамлангач контракт төзеп, яки, укуын тәмамлап, язмышын погонлы, бик тә җаваплы хәрби хезмәткә багышлаучы унга якын апаслы да безнең, әти-әниләренең горурлыгы ул дип саныйм. Әйтик, бүген мәсәлән, 4 апаслы контракт нигезендә Таҗикстан-Әфганстан чигендәге зур, бик тә әһәмиятле хәрби базада Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән илләр иминлеген саклый. Әле яңа гына контракт вакыты тәмаланып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтучы апаслы Алмаз Сабирҗанов әнә шундый лачындай кыю, тәвәкәкәл егетләребезнең берсе. 2 апаслы контракт төзеп Самара өлкәсендә контракт нигезендә ир-егетлек бурычын үти. Моннан тыш Россия Иминлек министрлыгы белән икеяклы контракт буенча,  Ульяновск, Мәскәү, Чиләбе  өлкәсендәге хәрби частьларда хезмәт итүче егетләребез бар.

 Безнең районнан көзге чакырылыш буенча ун көннән 4 егет район шефлык иткән Ульяновск хәрби элемтә частена юл тотачак. Яңа елдан соң Апас делегациясе әти-әниләре белән бергәләп, алар янына кунакка барып, хәлләрен белешеп кайтачак.

 Контракт вакыты тәмаланып, туган якларына әйләнеп кайтучылар бу адымнарына бер дә үкенми, елдан-ел алар сафы арта бара. Мисалга, Олы Бакырчыдан Айдар Мөстәкыймов әле бер атна элек кенә контракт төзеп, Чиләбе өлкәсенең бик матур табигатьле Чибәркүл янәшәсендә бронетанк гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзерләнә. Тагын берничә ир-егетебез контракт төзеп, яки вакытын озынайтып, язмышын һәм тормышын Ватан сакчысы һөнәре белән бәйләргә хыяллануын белдерде. Шундый теләкләре булган, 35 яшькә кадәрле апаслыларны безнең белән элемтәгә чыгарга чакырам. Контракт төзеп хезмәт итеп кайту ир-егеткә мөстәкыйль тормыш башлау өчен дә бик отышлы. Аларга аена әйбәт күләмдә хезмәт хакы каралган. Дәүләт контракт үз көчендә чагында  шулай ук иминиятләштерү, торак-яшәү урыны, медицина ярдәме, ашау, кирәкле кием һәм башка чаралар белән тәэмин итә. Югары уку йортларына, хәрби уку йортларына ташламалы шартларда укырга керү,  пенсиягә иртәрәк чыгу мөмкинлеге, башка өстенлекләр һәм ташламалар, дәүләтнең башка социаль гарантияләре каралган. (16+)

Апаслылар кайда да сынатмый, апаслылар кайда да алда булырга тиеш, ди хәрби комиссар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев