Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Пучинкәсендә клуб ачылды

Район бюджетына нигезләнеп төзелгән Татар Пучинкәсе клубы ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Яңа клубка район башлыгы тарафыннан бильярд өстәле һәм баян, “Ак Барс“ банк идарәсе иганәчелегендә аппаратура бүләк ителде. “Свияга” агрофирмасы телевизор бүләк итте.


–21 ноябрьдә башланып киткән төзелеш эшләре кыска вакыт аралыгында тәмамланды. Күз алдында яңа, матур, заманча клуб калкып чыкты. Бүген – 30 декабрьдә ул үзенең ишекләрен ачты, – диде Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов. 
Клуб 100 урынга исәпләнгән. Ул үз эченә фельдшер-акушерлык пунктын да алган. 
–Бар да җайлы, уңайлы. Авылыбызда заманча бина ачылуга бик шатбыз. Яңа елга зур шатлык, олы вакыйга белән керәбез, – ди клуб мөдире Венера Мөхәммәтҗанова. 
Фельдшер-акушерлык пункты да заманча җиһазландырылган. 
–Сөенеп бетә алмыйбыз. Авылыбызда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр яши. Алар уңайлы шартларда дәва алачак, – ди озак еллар авылдашлары сәламәтлегендә торучы Лилия Муратова. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин клуб төзелешенә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткереп, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратовка Рәхмәт хаты, Сертификат, клуб мөдире Венера Мөхәммәтҗановага, фельдшер Лилия Муратовага Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Ачылу тантанасыннан соң, клубта матур ял концерты узды. Район гармунчылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнарын бүләк итте. Кайнар коймак пеште, чәй кайнады. Бу көн халык өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. 
Авыл халкы исә күперле, юллы, кибетле, клублы иткәне өчен район башлыгына ихлас рәхмәтләрен әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев