Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ведомствоара комиссия эшенә йомгак ясалды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбдуллин 17 декабрьдә хокук бозуларны кисәтү ведомствоара һәм даими административ комиссиянең чираттагы квартал һәм еллык йомгаклау утырышын үткәрде.

Район дәүләт идарә органнары, оешма җитәкчеләре хисаплары тыңланды, нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Фәнис Шәрәфуллин, район кулланучылар хокукларын яклау, “Госалкоголь“ инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова, район финанс-бюджет Палатасы рәисе Рамил Имаметдинов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Алмаз  Сөләйманов һәм башка чыгыш ясаучылар ведомствоара комиссия каравына  тәкъдимнәрен җиткерделәр. Фәнис Шәрәфуллин яшүсмерләр арасында хокук бозулар күләменең быел нык кимүен аерым билгеләп узды. Авыр тормыш хәлендә калучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, балигъ булмаганнар комиссиясендә махсус исәптә торучы яшүсмерләр язмышы турында ачык сөйләшү үтте.

-Төп бурычыбыз-Яңа ел бәйрәмнәрен, укучыларның кышкы каникулларын тиешле югарылыкта уздыру, барыбыз да шул бер максатка эшләргә тиеш,-диде утырышны йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесе.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев