22 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сәхнәдә – авыл җирлекләре
Апаста авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать осталары фестивале башланды. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә Әлмәндәр, Олы Болгаер, Зур Күккүз авыл җирлеге үзешчәннәре менде. Эстафетаны 22 октябрьдә Иске Йомралы, Ишеево, Чүрибураш сәнгать осталары дәвам итте. Фестиваль 7 зонада узганнан соң, иң-иңнәр Гала-концертта катнашачак. Бу хактагы тулырак язма газетабызның киләсе саннарында һәм www.apastovo.ru...
-
Апас яшьләре җиңеп кайтты
Яшь спортчыларыбыз үзләренең яңадан-яңа җиңүләре белән шатландыруны дәвам итәләр. Әле күптән түгел генә Казан шәһәрендә кудо буенча ярышлар үтте. Биредә Ульян өлкәсе, Башкортстан Республикасы һәм Татарстанның төрле районнарыннан 100дән артык спортчы катнашты. Район данын якларга барган Альбина Сәлимуллина - беренче урынны, Руслан Михайлов һәм Руслан Миндыгулов (тренер Илгизәр Вәлиуллин) өченче...
-
Болгаер егете Айрат Шәйхетдинов вакыт белән исәпләшми
- Иртә яздан көзгә кадәр кырда мин, вакыт белән санлашмыйм, уч тутырып акчасын да алам, - ди Болгаерның алдынгы механизаторы Айрат Шәйхетдинов. Үзенең "Клаас" комбайнында уракта да алдынгылыкны бирми ул. Бу көннәрдә Айрат махсус көйләнгән комбайны белән бөртеккә кукуруз суктыра. Һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп, көнгә 1500 центнерга кадәр бөртек...
-
“Апасный”лар шаян да, тапкыр да
Шаяннар, тапкырлар клубы Арча, Кукмара, Мамадыш, Саба, Буа Яшел Үзән, Чүпрәле, Сарман яшьләрен Апас сәхнәсендә очраштырды. Район мәдәният йортында 8 районның башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар катнашында республикакүләм КВН уеннары үтте. Яшьләрне эшче һөнәрләргә тарту, аларның вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан оештырылган уеннарга Апас аграр көллияте...