27 июнь 2013 яңалыклары
-
Кол Шәриф мәчетенә тавыш бир!
Россия символы булырдай архитектура һәм табигый һәйкәлләр өчен тавыш бирү дәвам итә. "Россия 1" телеканалы һәм рус географик җәмгыяте оештырган бәйгедә республикабызның Кол Шәриф мәчете катнаша. Сез Кол Шәрифкә Идел буе округында беренче унлыкка керергә һәм тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм итә аласыз. Тавыш бирү www.russia10.ru сайтында бара. "Россия-10" бәйгесе...
-
Әнсар Галиев бүләге
Олы Болгаерда туып-үскән Әнсар Галиевның туган авылыннан чыгып киткәненә инде шактый вакыт үткән. Ләкин чордашлары, классташлары, авылдашлары һәрчак аның күңел түрендә. Ул якташларының туган көннәрен, юбилейларын да онытмый, изге чыганакларны төзекләндерүне, авылның тарихын барлауны да бурычы итеп саный. Инде менә чираттагы кайтуында Әнсар Галиев 14 гаиләгә "Йолдыз" газетасына подписка бүләк...
-
Төзегән кеше бай була
Карамасар авылы янәшәсендә 1200 башка исәпләнгән ачык типлы терлек симертү комплексы төзелеше дәвам итә. Ул быел иртә яздан башланды. Эретеп ябыштыручы Илгиз Ибәтуллин, монтажчылар Илнур Әхмәтҗанов, Ирек Нәҗмиев, Руслан Галкин төзүчеләр бригадасы эшне тиз тота. Ябык ангарларның тимер конструкцияләрен капиталь ремонтлап яңабаштан куллану, җирле материаллар төзелешкә тотылган чыгымнарны күпкә киметә....
-
Ходай бүләге
"90 яшьтән соң яшәлгән гомерне ходай бүләге дип әйтәләр. Мин шул "бүләк"не ваклый башладым инде", - дип каршы алды безне Әлмәндәр авылында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя апа Хәбибуллина. Сугыш чоры баласына үз башыннан бик күпне кичерергә туры килә. Яшүсмер кыз сугыш башлангач тракторга утыра һәм 13 ел дәвамында алны-ялны белмичә...
-
Районга “бишле” куелды
Республикада 50гә якын ашлык кабул итү пункты, элеватор бар. ТР Хөкүмәте карары буенча бүген аларның эшкә әзерлеге тикшерелә. Каратун ашлык кабул итү предприятиесендә махсус комиссия эшләде һәм аның быелгы сезонга әзерлек дәрәҗәсенә "бишле" билгесе куелды. 70 еллык тарихлы предприятиенең бүгенге җитәкчесе Васил Сәлахов белдерүенчә, эшнең иң җаваплы көннәрендә коллектив 118...
-
Кышка азык мул булыр
- 2013 ел районыбызга тагын корылык алып килүе ихтимал. Соңгы 10 көндә яуган яңгырлар дымга сусаган туфракка әлләни тирән үтеп керә алмады, - диләр аксакал игенчеләр һәм белгечләр. - 2010 ел кабатланмас анысы, запас печән, салам, сенаж-силоссыз хуҗалык районда юк бүген. Тик базларны ачмаска, күз карасыдай саклый белергә кирәк. 25...