Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаска Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Айрат Фаррахов килде

Ул үзенең эш сәфәрен Апас урта мәктәбеннән башлады.

(12 нче гыйнвар, “Апастово-информ”)



Апас урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләренең башлануы белән танышты. Шулай ук ашханәдә балаларны кайнар ризык белән тукландыруны карады. Хәтта үзе дә шул ризыкларны авыз итте. “Әлеге ашханә бик матур, барлык таләпләргә туры килә. Үзем дә ашап карадым, бик тәмле әзерлиләр”, - диде ул.


Икенче өлешендә Айрат Фаррахов сораулары булган апаслылар белән очрашты. Һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Мөрәҗәгатьләрне язып алып, чишелеш юллары белән ярдәм итәчәген белдерде.


Россия Дәүләт думасы депутаты Айрат Фаррахов Көмеш волонтерлар белән очрашып, эшләре белән танышты. Шундый зур эш башкарулары өчен рәхмәтен ирештерде. Абый-апаларны видеога төшереп алды.


“Сез чыннан да киң күңелле кешеләр. Безнең батыр егетләр өчен зур эш башкарасыз. Тизрәк сугышлар тәмамланып, егетләребез гаиләләренә кайтуын теләп калам. Апас районында башкарылган эшне үземнең коллегаларыма күрсәтәм”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев