Район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Салават Закиров һәм Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов акъәбинең хәл-әхвәлен белеште.
Дүртөйле авылында яшәүче Сөембикә әби Хисамова 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа район башлыгы исеменнән иң изге теләкләр юлланды, Котлау открыткасы һәм бүләкләр бирелде. Сөембикә әби тумышы белән Тәтеш районы Олы Тормы авылыннан. Сугыш чоры баласы ул. 7 классны тәмамлагач, авылда төрле эшләрдә йөри. 22 яшендә Дүртөйлегә колхозчы Габделәхәткә тормышка чыга. 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Әби гомер буе авылда сыер савучы булып эшләгән. Хәзер дә хуҗалыгында бозау, кош-корты бик күп. Ел саен күп итеп казлар-үрдәкләр асрый. Әлегә кадәр хуҗалыгында сыер асрады. Авылда улы Марс белән гомер итә. Балалары барысы да кайтып-китеп йөриләр.
Нет комментариев