Күңел җылыбыз, кайгыртуыбыз сезгә!
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. 1-10 декабрьдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ункөнлеген үткәрү гадәткә керде. Бу чорда районда төрле чаралар уза.
- 30 ноябрь, 19.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында “Беренче мәхәббәт” спектакле.
- 1 декабрь, 14.00 сәгатьтә, район үзәк китапханәсендә социаль страхование, социаль фонд, район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге һәм мөмкинлеге чикле бала тәрбияләүче әниләр катнашында түгәрәк өстәл.
- 1 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә, район үзәк китапханәсендә сәламәтлеге чикле китап укучылар белән очрашу.
- 2 декабрь, 10.00 сәгатьтә үзәк ресторанда мөмкинлеге чикле балалар өчен хәйрия чарасы.
- 3 декабрь, 13.00 сәгатьтә балалар үзәк китапханәсендә “Дуслык кулын суз” исемле очрашу.
- 3, 12,17, 24 декабрь, 10.00 сәгатьтә социаль яклау идарәсендә урында яткан авыруны тәрбияләүче райондашлар өчен чара.
- 3 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә, “Яшьлек” үзәгендә шашка-шахмат, дартс ярышлары.
- 4 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе, “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә, 10.00 сәгатьтә “Елмаюың белән бүлеш” күңел ачу чарасы.
- 5 декабрь – мөмкинлеге чикле хатын-кызлар, 6 декабрь ир-атлар өчен түләүсез җәмәгать мунчасына бару көне.
- 8 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә “Апас” универсал спорт залында мөмкинлеге чикле райондашлар ГТО нормативлары тапшыра, шул ук вакытта “Дельфин” бассейнында йөзү буенча ярышлар узачак.
- 9 декабрьдә, район мәдәният йортында “Бергә без көчлерәк” күңел ачу программасы һәм түгәрәк өстәл.
- 10 декабрьдә, 15.00 сәгатьтә. “Сәләт” балалар үзәгендә иҗат эшләре бәйгесе.
- 10 декабрьдә, 10.00 сәгатҗтә, “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә күрү сәләтен югалткан кешеләр белән кичә.
- 11 декабрь, 10.00 сәгатьтә “Мирас” пансионатында мөмкинлеге чикле балалар катнашында чара. Инвалидлар ункөнлегенә нәтиҗә ясау.
0+
Нет комментариев