Сәламәтлек

Район табиблары юеш һава торышы шартларында сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә

Хастаханә табиблары белдерүенчә, соңгы вакытта райондашлар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очраклары арткан. Ел башыннан 400 ОРВИ белән авыру, 8 грипп очрагы теркәлгән.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).

Район табиблары салкын, юеш һава торышы шартларында сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Грипп йогу куркынычы хакында да искәртә.

 

“Гриппның авыр формаларыннан һәм аннан өзлегүләрдән саклануның иң нәтиҗәле ысулы - вакцинация, ул үпкә ялкынсынуыннан һәм үлемнән саклый. Вакцинация балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулары булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар өчен аеруча әһәмиятле. Куркынычның һөнәри төркемнәренә медицина, мәгариф, транспорт, коммуналь өлкә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәткәрләре керә”, - ди табиб-инфекционист Гөлсинә Гайнуллина

.Вакцинация эше район хастаханәсендә дә оештырылган.

- Авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз. Аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын һәркем диярлек яхшы белә. Авырудан саклану өчен беренче һәм иң мөһим чара – ул прививка ясату. Прививка нәтиҗәсендә организмда грипп вирусына каршы торучы антитәнчекләр (антитела) барлыкка килә, иммунитет ныгый. Авырган очракта да авыру кискен катлаулануларсыз, җиңелрәк формада уза. Гриппка каршы иммунитет прививка ясатканнан соң ике атна эчендә формалаша.

Соңгы елларда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән очраклар булмады. Прививка ясатуның уңай нәтиҗәсе инде бу. Шуңа күрә район халкын прививка ясатудан баш тартмаска чакырам. Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк, - ди табибә.

фото: https://www.magnific.com


Нет комментариев