Районда хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген бәяләделәр
Рәсми төстә

Районда хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген бәяләделәр

Ике көн дәвамында районда Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең күчмә тикшерүе узды.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).

Эшче комиссия составына кергән Юстиция, Эчке эшләр, сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре районда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнде. Тикшерүчеләрне районда хокук бозуларны кисәтү буенча гомуми шартлар белән кызыксындылар, документлар белән таныштылар, оешма хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрделәр.

 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район хакимиятенең актлар залында йомгаклау киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, район прокуроры Юрий Васильев, оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре, район прокуратурасы, суд органы, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмә барышында эшче төркем вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов нәтиҗәләр белән таныштырып, киңәшләрен бирде.

 


Нет комментариев