Очрашуда Татарстанның Юстиция, Эчке эшләр, Мәгариф министрлыклары, Яшьләр эшләре буенча республика комиссиясе һәм башка учреждение вәкилләре катнашты.
“Ярдәм-Помощь” хәйрия фондының Апас филиалы - “Мирас” пансионатында республика ведомстволары вәкилләре өчен экскурсия оештырылды.
Кунаклар пансионатның эшчәнлеге, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә алып барылган эшләр белән танышты. Аларга уку бүлмәләре күрсәтелде, тәрбия программалары турында сөйләнде.
Ведомство вәкилләре мондый учреждениеләрнең яшь буынны әхлаклы, мәрхәмәтле һәм җаваплы итеп тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Шулай ук “Мирас” пансионаты тәҗрибәсенең республикада тәрбия һәм мәгърифәтчелек проектларын үстерү өчен әһәмиятле булуын ассызыкладылар.
Нет комментариев