Чүрибураш волонтерлары хәрбиләр өчен 19 килограмм чәкчәк пешергәннәр
Җәмгыять һәм без

Чүрибураш волонтерлары хәрбиләр өчен 19 килограмм чәкчәк пешергәннәр

Районда гуманитар ярдәм җыю эше бара.

(24 ноябрь, “Апастово-информ”).

Чүрибурашта яңа гына оешкан волонтерлык хәрәкәте үз эшен дәвам итә. Тырыш апалар һәм кызлар көче белән хәрбиләргә татлы күчтәнәчләр әзерләнгән. Күмәк көч белән 60 тартма, ягъни 19 килограмм татлы ризык пешерелгән. Авылдашлар чәкчәне әзерләү өчен кирәк-яраклар китергән, читтә яшәүчеләр матди ярдәм күрсәткән. Тырыш авылдашлар 1850 данә шифалы чәйләр дә әзерләгәннәр. Авыл клубында маскировка челтәрләре үрү эше дә оештырылган. Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Ромил Тимергалиев ярдәм җыю эшендә катнашкан һәркемгә олы хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен белдергән.

 


Нет комментариев