Казанның Авиатөзелеш районындагы Чапаев урамындагы күпфатирлы йортта 26 яшьлек ир-ат һәм 16 яшьлек кыз үзләрен начар хис иткән.
Аларны хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта икесенең дә хәле канәгатьләнерлек. Беренчел фараз буенча, сәбәп төтен чыгу юлының герметик булмавы белән бәйле булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәл булган подъездда газ бирү вакытлыча туктатылган. Газ барлык фатирлар һәм вентиляция системалары тикшерелгәннән соң гына яңадан тоташтырылачак.
Чыганак “Татар-информ”, Александр Сергеев.
Нет комментариев