Рәсми төстә

Татарстан Россия төбәкләре арасында халык кереме буенча топка керде

Татарстан Республикасы 2026 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында халык кереме дәрәҗәсе буенча сигезенче урынны алды.

Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик система (ЕМИСС) һәм Росстат мәгълүматларына нигезләнгән тикшеренүне «РИА Рейтинг» икътисадый тикшеренүләр үзәге үткәрде. Быелның икенче кварталында Татарстанда медиан керемнәрнең товарлар һәм хезмәтләрнең фиксированный наборы бәясенә нисбәте 3,41 тәшкил итте. Республика халкының җан башына уртача кереме әлеге чорда аена 80,7 мең сумга тигез булды, еллык чагыштырмада 4,5% артты.

Татарстанның күршеләре Санкт-Петербург (җиденче урын, медиан керемнәрнең фиксированный куллану наборы бәясенә нисбәте – 3,66) һәм Мурманск өлкәсе (тугызынчы урын, медиан керемнәрнең фиксированный куллану наборы бәясенә нисбәте – 3,28) булды. Рейтинг лидеры гадәттәгечә Ямал-Ненец автономияле округы булды, анда медиан керемнәр һәм фиксированный куллану наборы нисбәте 6,28гә тигез иде. Икенче һәм өченче позицияләрдә Ерак Төньякның башка ике төбәге – Чукотка һәм Ненец автономияле округлары урнашты.

 

Чыганак: https://dzen.ru/a/awPPvTTgv3nkeN95


Нет комментариев