Казан бер бүлмәле фатирны арендалау сатып алуга караганда отышлырак булган дүрт Россия мегаполисы исемлегенә кергән. 2026 елның ноябренә шәһәрдә торак бәясе һәм еллык аренда индексы 20,9 га җиткән. Бу хакта «РБК Недвижимость» «Этажи»күчемсез милек федераль агентлыгы исәп-хисапларына сылтама белән хәбәр итә.
Казанда 37 кв. м мәйданлы бер бүлмәле фатирның уртача бәясе 8,2 млн сум тәшкил итә, ә шундый ук торакны арендалау аена 32,9 мең сумга төшә. Казаннан тыш, торак алу отышлырак шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург (индекс 20,8), Түбән Новгород (20,1) һәм Мәскәү (20) кергән. Алар барысы да Россия миллиончылары арасында фатирларның иң югары бәясе белән аерылып тора. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 2026 елның ноябренә икенчел торак арендадан ике мегаполиста гына отышлырак – Новосибирск һәм Красноярск. Тагын ун шәһәрдә сатып алу һәм аренда бәясе нисбәте арадаш зонада булган, анда бер вариантны берсүзсез киңәш итәргә ярамый.
«Этажи» ның әйдәп баручы аналитигы Александр Иванов аңлатканча, үзгәрешләр барыннан да элек аренда базарында тәкъдимнәр үсеше һәм милекчеләр арасында көндәшлек көчәю белән бәйле. Бу фонда аренда ставкалары кими, ә икенчел торак кыйммәтләнүен дәвам итә. Ярты ел элек фатирны сатып алу 16 Россия мегаполисының җидесендә арендага караганда отышлырак иде. 2026 елның ноябренә андый ике шәһәр калды. Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев