Әниемнең кул җылысы сеңгән тәм – “Сладкие платочки”!
Район тормышы

Әниемнең кул җылысы сеңгән тәм – “Сладкие платочки”!

Әнием пешергән “Сладкие платочки” - үзе бер бәйрәм тәме! Нечкә итеп җәелгән камыр, балның татлы тәме, һәрбер бөкләмнең пөхтәлеге... Боларның барысына да әниемнең тырышлыгы, сабырлыгы һәм осталыгы салынган.

Әнием һәр эшкә зур җаваплылык белән карый. Камыр басудан алып, әзер ризыкны матур итеп төреп куюга кадәр - һәр эшне күңел җылысын биреп, үз куллары белән башкара. Шуңа күрә дә бу тәм-томның үзенә генә хас булган кабатланмас тәме бар. Бер генә кабып карасаң да, аның никадәр яратып әзерләнгәнен тоясың. Бүген әниемнең тәмле “Сладкие платочки”лары Апасыбызда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә үзләрен яраттырып өлгерде. Төрле төбәкләрдән дә аларны сораучылар бар. Бу - әниемнең тырыш хезмәтенә, осталыгына һәм пешергән ризыкларына булган ихтирамның матур нәтиҗәсе. Минем өчен әниемнең шундый осталыгы белән горурлану - үзе зур бәхет! Чөнки аның һәр ризыгында тәм генә түгел, әни җылысы, күңел байлыгы һәм чын күңелдән башкарылган хезмәт тә бар.

Әниемнең куллары талмасын, пешергән ризыклары һәрвакыт шулай сөендереп торсын!

Альбина Шагиева,
Апас.


Нет комментариев