Бүген кергән акча тиз тузмас...
Җәмгыять һәм без

Бүген кергән акча тиз тузмас...

Бу көннәрдә супер тулган Айның йогынтысы көчле булачак.

Иртәгә Мәскәү вакыты белән 17:53 сәгатьтә елның иң зур супер Аена соклана алабыз. Игезәкләр йолдызлыгында тулган Ай гадәттәгедән зуррак күренәчәк, чөнки бу вакытта ул Җирдән якын арада була. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу супер тулган Ай дип атала. Шуңа да ул гадәти Айдан яктырак һәм зуррак та күренәчәк. Супер Ай матурлыгы белән генә түгел, төрле үзгәрешләр өчен мөмкинлек вәгъдә итүе белән дә истә калачак. Астрологлар әйтүенчә, тулган Ай хисләрне көчәйтә, кирәкмәгән әйберләрдән котылырга һәм тормышка гармония җәлеп итәргә ярдәм итә. Быел ноябрьдә тулган Айны "кондыз ае" дип атыйлар.

Астрологлар бу супер Айны энергиягә бай көн дип саный. Гороскоп буенча, артык энергияне иҗатка яки физик активлыкка юнәлтергә киңәш ителә. Югыйсә артык энергия уйланылмаган һәм импульсив гамәлләргә китерергә яки агрессия сәбәбе булырга мөмкин. Иртәгә башланган эшләрне төгәлләү, начар гадәтләрдән, иске әйберләрдән котылу өчен иң уңайлы көн булачак. Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. 

Моның өчен бүген төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Тулган Ай көннәрендә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, бурычка акча алырга, кредитларны рәсмиләштерергә, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, кешедән үч алырга ярамый. Әгәр тулган Ай төнендә күк аяз һәм йолдызлар күп булса, кыш салкын, ләкин карлы булачак, дип санала. Ә бакыр төсендәге якты Ай көчле җилләр буласын алдан хәбәр итә. 

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2026-11-23/b-gen-kerg-n-akcha-tiz-tuzmas-4885256


Нет комментариев