“Апас районы авыллары мәчетләре” китабы Төркиянең Килиос шәһәрендәге мәчет китапханәсендә урын алган.
“Апас районы авыллары мәчетләре” китабы Төркиянең Истанбул шәһәре янындагы Килиос шәһәрендә урнашкан мәчеткә бүләк ителде. Басманы мәчетнең имам-хатыйбы Мехмет Аксойга (Mexmet Aksoy) Казан шәһәрендәге якташлар җәмгыяте исеменнән ветеран укытучы Фәнисә Гайнуллина, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы инженеры Әлфия Имайкина һәм тәрҗемәче Ләйсән Гайнуллина тапшырды. Ләйсән - Хәлим Гайнуллинның кызы. Китапны кулына алган имам-хатыйб Татарстан авылларында һәркайсында диярлек шундый матур мәчетләр булуына гаҗәпләнүен белдергән. Ул әлеге басманы әзерләүдә һәм нәшер итүдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәтен җиткерүләрен сораган. Китап Килиос мәчетенең китапханәсендә лаеклы урын алачак.
Бу очрашу - Апас төбәгенең рухи һәм мәдәни мирасы белән чит илләрдә дә танышырга мөмкинлек бирүче матур бер вакыйга. Авылларыбызның мәчетләре, аларның тарихы һәм бүгенге йөзе турындагы мәгълүматның Төркиягә барып ирешүе аеруча сөенечле.
Килиос турында кызыклы мәгълүмат
Килиос (Кильос дип тә йөртелә) - Истанбулдан якынча 35 чакрым ераклыкта, Кара диңгез белән Босфор бугазы тоташкан урыннан бераз көнбатыштарак урнашкан кечкенә шәһәрчек. Ул комлы пляжлары, кунакханәләре, базарлары белән туристларны җәлеп итә. Шәһәр янында Мармараджик милли паркының урман массивы да урнашкан. Апас мәчетләре турындагы китапның ерак Төркиядәге мәчет киштәсенә килеп ирешүе - туган як тарихын, мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен дөньяга танытуның матур бер үрнәге.
Нет комментариев