Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек ир-ат наркотик матдәләр үстерүдә һәм саклауда шикләнелә. Хокук сакчылары аның өеннән тугыз килограммга якын киндер алган. Бу хакта “Татар-информ” ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә нигезләнеп яза.
Ир-атның йорт яны участогын тикшергәндә 282,5 грамм марихуана, электрон үлчәүләр, төрү материаллары һәм киндер табылган. Ачыкланганча, ул киндерне өеннән ерак булмаган чокырда үстергән. Ә әзер наркотик матдәне махсус җиһазландырылган ишегалды корылмасында киптереп, саклаган. Тикшерү версиясе буенча, аны алга таба сату максаты булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. 63 яшьлек ир-атка 10 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев