Ульяновск татар мәдәният үзәгендә «Калфаклы сандугач» кичәсе узды
Мәгариф

Ульяновск татар мәдәният үзәгендә «Калфаклы сандугач» кичәсе узды

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә “Сагыналар сине якын дуслар...” проекты кысаларында күренекле шәхес, җырчы, актриса, композитор Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган “Калфаклы сандугач” дип исемләнгән истәлек һәм җыр кичәсе узган.

Әлеге чарада районыбыз вәкилләре дә катнашкан. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев һәм Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гөлсия Гайнуллина якташыбызның иҗатын һәм тормыш юлын танытуга үз өлешләрен керткәннәр.

“Без әлеге чарага Сара Садыйкова музееннан әзерләнгән күчмә күргәзмә дә алып бардык. Милләттәшләребез күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар, Сара Садыйкова тормышы һәм иҗаты турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Концерт барышында музей эшчәнлеге турында сөйләп презентациямне дә тәкъдим иттем. Бик җылы, истәлекле чара булды. Күңелләргә бик хуш килде. Якташыбыз, татар сәнгатенең күренекле шәхесе Сара апа Садыйкова белән без чын күңелдән горурланабыз! Аның иҗади мирасы, моңлы җырлары һәм якты истәлеге киләчәк буыннар өчен дә кадерле булып калсын”, - дип хәбәр итте Гөлсия Гайнуллина.


Нет комментариев