Татарстанда 2022–2026 елларда «Цифр тигезсезлеген бетерү» программасы буенча 100 дән 1000 гә кадәр кеше яшәгән 353 торак пунктны мобиль интернет белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта ТР Цифрлаштыру министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элемтә инде 274 торак пунктта эшли. Калган 79 авылда база станцияләрен «Мәгълүмат икътисады» милли проекты буенча ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
2026 елда иң күп станция Балтач, Әгерҗе, Кукмара, Әтнә һәм Буа районнарында урнаштырылачак. Тоташтыру чиратын җирле халык үзе билгели. 8 ноябрьдә тәмамланган «Госуслуги» порталындагы соңгы Бөтенроссия тавыш бирүендә 34 меңгә якын татарстанлы катнашты. Республика тавышлар саны буенча беренче урынны яулады. Активлыкны Арча, Саба һәм Азнакай районнары халкы күрсәтте.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча Россия Цифрлаштыру министрлыгы 2027 елда челтәргә тоташачак торак пунктлар исемлеген төзиячәк.
Нет комментариев