Һава торышы

ТРда кар һәм көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

24 ноябрьдә көндез һәм төнлә республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, көчле һәм юеш кар явуы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. "Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз, урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урыннарында гына кисеп чыгыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112", - диелә хәбәрдә.

 

Автор: Александр Сергеев.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев