Хәл 24 ноябрь иртәсендә шәһәрнең 2нче Көньяк-Көнбатыш урамында булган.
Казанда туктап торган автомобильләргә һәм мотоциклга зыян салган ир-атны полиция эзли. Җирле интернет-бергәлекләрдә язуларынча, җирән сакаллы ир-ат башта мотоциклны аударган, аннары аның пыяласын ваткан. Шулай ук Mercedes һәм Chevrolet Lacetti автомобильләренең ишекләренә дә зыян китергән. Аннан соң ир-ат подъездга кереп киткән. Берничә сәгатьтән соң ул таксига утырып, билгесез юнәлештә киткән.
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, ир-атның мондый гамәлләргә баруына иртәнге сәгать 6да кибеткә керә алмавы сәбәп булган дигән фараз бар. Әлеге факт буенча “Московский” полиция бүлегендә тикшерү башланган. Хәзерге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләре һәм аңа катнашы булган зат ачыклана. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Нет комментариев