Апаста яшәүче Рауза әби Хәмидуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста яшәүче Рауза әби Хәмидуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Акъәбигә изге теләкләр, район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлаулары юлланды.

(24 ноябрь, “Апастово-информ”).

Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Рауза әбигә олы хөрмәт белдереп, аның һәркем өчен үрнәк, изге күңелле, олы йөрәкле кеше булуын билгеләп узды. Акъәбигә изге теләкләр юлланды, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлау сүзләре яңгырады.

 

Рауза әби Хәмидуллина районда олы хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Үзенең фидакарь хезмәте белән дан казанган. Озак еллар Дәвештә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тормышта да уңган хатын-кыз, балаларына олы тәрбия биргән, наз, күңел җылысын өләшкән Әни ул. Тормыш иптәше Гомәр абый белән озак еллар бер сүздә, бер уйда булып, матур гаилә юлыннан атлый алар. Уңган, тырыш балалар үстереп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр. Ак яулыклы, саф күңелле Рауза әби дини белемгә ия. Яшьләрне дин юлына тартуда өлеше зур аның. Улы Хәлилне дә Апаста һәркем хөрмәт итә.

 


Нет комментариев