Җәмгыять һәм без

Россиядә 1 декабрьдән балга яңа ГОСТ кертеләчәк

2026 елның 1 декабреннән Россиядә балга яңа дәүләт стандарты үз көченә керәчәк, ул ялган продукциягә каршы көрәшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Алтухов сөйләде.

Аның сүзләренчә, бердәм стандарт кертү — ялган товарларга каршы көрәштә мөһим адым. Яңа ГОСТ тикшерүнең бердәм кагыйдәләрен билгели: продуктта С-4 тибындагы үсемлекләрдән (кукуруза һәм шикәр камышы керә) 7 процент һәм аннан күбрәк шикәр булу ялган дип санала.

Алтухов рыноктагы хәлнең инде яхшыра баруын билгеләп үтте. Роскачество мәгълүматлары буенча, ике ел эчендә сироп кушылган дип танылган бал сәүдә маркаларының өлеше 75% тан 19% ка кадәр кимегән. Депутат фикеренчә, мондый нәтиҗәләргә законнарга кертелгән үзгәрешләр һәм җитештерүчеләр белән эшләү аркасында ирешелгән


Нет комментариев