Синоптиклар кышның беренче ике аена һава торышы фаразын тәкъдим итте.
«Фобос» үзәге мәгълүматлары буенча, һава температурасының түбәнәюе ноябрь ахырында көтелә. Айның соңгы көннәрендә төнге һәм көндезге температура -7, -8 градус булачак. Декабрьнең беренче көннәрендә термометр баганасы төнлә -15 градуска һәм көндез -10 градуска кадәр төшәчәк. Әмма декабрьнең беренче декадасы ахырында көннәр җылыначак.
Салкыннар кышның беренче ае уртасында киләчәк, 25 декабрьгә һава температурасы төнлә -20 градуска, һәм көндез -14 градуска кадәр әкренләп түбәнәя барачак. 27 декабрьдән башлап кар явуы фаразлана. 30 һәм 31 декабрьдә төнлә -10 градуска, көндез +5, +6 градуска кадәр көтелә. Русия Гидрометүзәге гыйнварда уртача температураны -12,5 градус фаразлый, бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән бер градуска югарырак.
Автор:Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.ru
Нет комментариев