Аңа фатирдагы өлешнең өчтән бер өлеше өчен салым исәпләгәннәр. Бу хакта шәһәр салым хезмәте башлыгы Диана Сәгетдинова аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
Яр Чаллыда мөлкәт салымнары буенча иң яшь салым түләүчегә – бер яшь тә алты ай.
Иң өлкән салым түләүчегә 94 яшь. Аңа автомобиль өчен 750 сум транспорт салымы исәпләгәннәр. Шул ук вакытта балигъ булмаган балалар өчен мөлкәт салымнарын түләү бурычын аларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар, балаларны үзләштерүчеләр, опекуннар яки попечительләр үтиләр.
Сәгетдинова мәгълүматлары буенча, 2025 ел өчен мөлкәт салымының максималь исәпләнеше 4,5 млн сум, җир салымыныкы – 8,4 млн сум тәшкил иткән. Күчемсез милек объекты буенча түләүгә минималь салым суммасы бер сум тәшкил иткән. Мондый исәпләнешне 72 салым түләүче алган.
Салым хезмәте башлыгы мөлкәт салымнарын түләү срокы тәмамланырга бер атна калганын искәртте. Аларны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Ул шәһәр оешмалары җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең салымнарны вакытында түләвен тәэмин итәргә, ә дәүләт органнарын гражданнарга ярдәм чаралары һәм дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә салым бурычы булу-булмавын исәпкә алырга чакырды.
Нет комментариев