25 ноябрьдә районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк. Әлеге уңайдан, ярдәм җыю дәвам итә.
Аеруча квадрокоптерлар, дроннар, антидрон одеяллар, генераторлар, көрәкләр, шуруповертлар, бораулар, бензопычкылар, OСБ плитәләр, электр кабельләре, капчыклар, полиэтилен, перчаткалар, газ баллоннары, җылы кием, гигиена чаралары, озак вакыт сакланучы азык-төлек продуктлары, гомуми кулланыштагы медикаментлар кирәк. Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Картага бәйләнгән телефон номеры - 8 903 062 08 08.
Танай-Турай авылы клубында актив волонтерлар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядәге егетләргә туган як чәйләре, конфетлар, баллар һәм сарымсаклар әзерләде.
“Илебездә тынычлык , күңелләребездә тынычлык булсын”, - диләр алар.
Нет комментариев