Җәмгыять һәм без

Казаннан ата-аналар улларының мәктәпкә питбайкта йөрүе өчен җаваплылыкка тартылды

Казанның Дубравная урамында яшәүчеләр мәктәпкә тавышлы питбайкта йөри торган, аннары аны күрше ишегалларында калдыра торган үсмергә актив рәвештә зарлана башлаганнар.

ТР ЭЭМда сөйләгәнчә, балигъ булмаган йөртүченең шәхесе тиз арада билгеләнгән – ул Казанның Идел буе районындагы мәктәпләрнең берсендә 9 нчы сыйныф укучысы булып чыккан. Аның питбайкны әтисе сатып алганы ачыкланган. Ир-ат сүзләренчә, мотоцикл аңлы рәвештә сатып алынган һәм ул монда бернинди законсызлык күрми. Үз чиратында әнисе улын питбайкта мәктәпкә йөрү күпкә уңайлырак дип аклаган.

Әнисен үз бурычларын үтәмәгән өчен штрафлаганнар, әтисен – транспорт белән идарә итүне хокуксыз кешегә тапшырган өчен. Хәзерге вакытта аңа каршы җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Нет комментариев