Казанда «Шәхесләр. Заман. Хәтер» төбәкара туган якны өйрәнү конференциясе узды
Мәгариф

Казанда «Шәхесләр. Заман. Хәтер» төбәкара туган якны өйрәнү конференциясе узды

Чара төрле төбәкләрдән килгән тикшеренүчеләрне берләштереп, тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре буенча җанлы фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

2026 елның 21 ноябрендә Казанның 95 нче номерлы табигый-фәнни лицее базасында «Шәхесләр. Заман. Хәтер — Люди. Время. Память» исемле төбәкара туган якны өйрәнү конференциясе булып узды.

Конференция кысаларында Апас урта мәктәбенең 1 нче А сыйныфы укучылары Зилә Галлямова һәм Ләйлә Фәхретдинова (укытучы Р.Г. Гомәрова җитәкчелегендә) «Әдәби туган як. Дуслык белән көчле без!» номинациясендә җиңү яулады. Алар диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Чарада шулай ук танылган татар язучылары Эльмира Шәрәфуллина һәм Йолдыз Шәрәпова, Фаил Шафигуллинның оныклары белән очрашулар оештырылды. Катнашучылар өчен традицион татар орнаментлары мотивлары буенча брошь ясау мастер-классы да үткәрелде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйга кече яшьтән үк туган як тарихын өйрәнүнең һәм төбәк үсешенә күренекле шәхесләр керткән өлешнең мөһимлеген тагын бер кат раслады.


Нет комментариев