Апаста үзара салым җыю күләмен билгеләү буенча халык җыены узды
Рәсми төстә

Апаста үзара салым җыю күләмен билгеләү буенча халык җыены узды

Җыенда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, апаслылар, хезмәт коллективлары катнашты.

(24 ноябрь, “Апастово-информ”).

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров апаслыларны җылы сәламләп, республикада үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле, авылларда зур күләмле эшләрне уңай хәл итү мөмкинлеге ачылуын, районыбыз авыл җирлекләре бу мөмкинлектән берничә ел файдаланып килүен билгеләп узды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина 2026нчы елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады. Соңыннан апаслылар белән бергәләп киләсе елга бурычлар һәм үзара салым җыю күләме билгеләнде.

 

Халык җыены тантаналы шартларда тәмамланды. Сәхнә түренә үзләренең намуслы хезмәтләре белән Апас районы үсешенә зур өлеш керткән, гомер бәйрәмнәрен олы юбилейларын билгеләп узучы өлкән апалар чакырылды. Апаста яшәүче, озак еллар район хәрби комиссариатында эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлфия апа Бәдретдинова һәм батыр Ил улы үстергән Кәүсәр апа Нигъмәтҗанова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев