Иртәгә, 25 ноябрьдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү үзенчәлекләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, түбәндәгеләрне белергә мөмкин:
-
документларны электрон рәвештә тапшыру ысуллары һәм шартлары;
-
күчемсез милекне электрон рәвештә теркәү сроклары;
-
милек хокукын теркәү өчен электрон имза кирәкме;
-
электрон теркәү өчен документларны нинди форматта тапшырырга кирәк;
-
биометрия кулланып күчемсез милекне ничек теркәргә;
-
теркәүдән соң нәрсә эшләргә һәм аның узуын ничек тикшерергә.
Бу һәм башка сорауларны Казанда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Нет комментариев