Минем әнием Шәрифҗанова Сиринә Рәхимулла кызы. Ул Тәүгелде авылында яши. Әнием аш-суга бик оста, нинди генэ ризык пешерсә дә телеңне йотарлык. Ләкин алар арасыннан, кызарып пичтә пешкән юка аеруча да тәмле килеп чыга.
Балаларым кайтканчы диеп әнием өй түрендә утырган пичкә утын салып кабызып җибәрә дә, ару белмәс куллары белән йомшак кына камыр басып куя. Камыр кабарып менгәч, уклау белән аны түгәрәкләп җәеп табага сала. Пичтәге учак бөтен өйне җылытып, зур утыннан кечкенә күмерләр генә калдырган була. Табадагы камыр пичкә кергәч кызарып, хуш исен бөтен йортка тарата.
Шул мизгелдәге рәхәтлекне әйтеп бетергесез, вакытны туктатырдай буласың. Барлык җиһан балачактагыдай җылы нурга күмелә. Балалары гына түгел, оныклары да ярата дәү әни юкасын. Кызарып пешкән юка белән тәмле хуш исле үлән чәен эчү безнең гаиләнең бер традициясе ул. Әниебез тәмле ризыклары белән генә түгел киң куңеллелеге һәм олыларны хөрмәт итүе белән дә аерылып тора. Чөнки ул күршеләрне, авылдашларыбызны да бу ризыклар белән сыйлый.
Өйгә җылы биреп нур өстәүче,
Тәмле аш-су белән сыйлаучы.
Йомшак сүзләр белән юатучы,
Назлап минем башым сыйпаучы,
Бик күп язып була синең хакта
Җитмәс хәтта айлар, еллар да,
Бары саулык телим әнием сиңа
Бирешмә син киләчәк елларга.
Айсылу Гайнетдинова.
Нет комментариев