Җәмгыять һәм без

Татарстан пенсионерлары нинди салым ташламаларыннан файдалана ала?

Татарстанда пенсионерлар өчен федераль дәрәҗәдә милек һәм җир салымнары буенча ташламалар каралган. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин хәбәр иткән.

Пенсионерлар бер фатир, бер торак йорт, бер гараж яки машина кую урыны өчен милек салымыннан азат ителә. Бу ташлама эшләүче пенсионерларга да кагыла. Төп шарт - милек эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылмаска тиеш. Җир салымы буенча салым базасы 600 квадрат метрга киметелә. Шуңа күрә алты сутый җир кишәрлеге өчен салым түләнми, ә ун сутый участок булганда салым калган дүрт сутый өчен генә исәпләнә.

Моннан тыш, Татарстанда һәм муниципалитетларда җир, милек һәм транспорт салымнары буенча өстәмә ташламалар да билгеләнергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез: 2026 елда милек салымнарын һәм 2025 ел өчен салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән суммаларны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев