Зур Күккүз мәдәният йортында, волонтерлар белән берлектә махсус хәрби хезмәттәге егетләргә ярдәм әзерләнә.
Алар көче белән шифалы үләннәр белән 510 данә чәй, 50 савыт бал, 21 савыт кул токмачы, 227 данә окоп шәмнәре ясалган. “Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында, барлык әйберләрне гуманитар ярдәм җыю үзәгенә илтеп тапшырдылар.
Аеруча квадрокоптерлар, дроннар, антидрон одеяллар, генераторлар, көрәкләр, шуруповертлар, бораулар, бензопычкылар, OСБ плитәләр, электр кабельләре, капчыклар, полиэтилен, перчаткалар, газ баллоннары, җылы кием, гигиена чаралары, озак вакыт сакланучы азык-төлек продуктлары, гомуми кулланыштагы медикаментлар кирәк. Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы). Картага бәйләнгән телефон номеры - 8 903 062 08 08.
Нет комментариев