Мәскәү өлкәсенең Электроугли шәһәрендә мебель фабрикасы складында янгынны сүндерәләр, дип хәбәр итә РИА Новости РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән.
Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ачык яну күзәтелгән һәм күрше складка таралу куркынычы булган. Тиздән янгынны локализацияләргә мөмкин булган.
«Мебель фабрикасы складындагы янгын 1600 квадрат метр мәйданда локализацияләнде. Янгын сүндерүчеләр утның күрше биналарга таралуына юл куймады. Куркыныч бетерелде», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Нет комментариев