Әлмәттә Бигаш урамындагы күп фатирлы торак йортларның берсендә түшәм катламы һәм түбә такталары яна башлаган.
РФ ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсеннән «Татар-информ»га сөйләгәнчә, фатир хуҗасы янгын сигнализациясе тавышыннан уянып, янгынны күргән. Сигнализация эшләгәннән соң ике кеше үзләре эвакуацияләнә алган. Килгән янгын сүндерүчеләр янгынны уңышлы сүндергән, аның мәйданы 26 квадрат метр тәшкил иткән.
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның ихтимал сәбәбе — электр җиһазларын дөрес булмаганча монтажлау.
Нет комментариев