Җәмгыять һәм без

Узган төндә Россия өстендә 305 дошман БПЛАсы юк ителде

Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Узган төндә Россия төбәкләре өстендә 305 дошман дроны юк ителде.

«Узган төн дәвамында һава һөҗүменә каршы оборонаның дежур көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Курск, Түбән Новгород, Пенза, Ростов, Самара, Саратов, Смоленск, Тамбов, Ульяновск өлкәләре һәм Краснодар крае территорияләре өстендә 305 украин очкыч тибындагы пилотсыз очу аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә.


Нет комментариев