2023 нче елда капиталь төзекләндерүдән соң хезмәткәрләр яңа бинада, заманча шартларда эшли башласалар, быел исә алар юллы да булганнар.
Апасның үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасында яңалыклар булып тора.
- Бу юл хезмәткәрләр өчен дә, бирегә килүчеләр өчен дә бик уңайлы. Хәзер машина кую өчен махсус урыныбыз да бар. Безне юллы итүгә, уңайлы шартлар тудыруга үз өлешен керткән җитәкчеләргә, район башлыгы Айрат Җиһаншинга, юл-төзелеш оешмасына олы рәхмәтебезне белдерәбез, - дип белдерде үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы җитәкчесе Әлфия Сафиуллина.
Нет комментариев