Аксым һәм углеводларның күп булуы борчакны бик яхшы туклыклы продукт итә. Ягъни борчаклы ризыклар яхшы туендырачак, энергия бирәчәк, әмма шикәр сикерешен булдырмаячак.
Борчакта А витамины һәм бета-каротин җитәрлек, алар тире, тырнак һәм чәч өчен файдалы. Шулай ук бу элементлар күрүгә һәм гормональ фонга бик яхшы йогынты ясый. Борчак составындагы С витамины кан тамырларын ныгытырга, иммунитетны күтәрергә һәм нерв системасын сакларга ярдәм итәчәк. В төркеме витаминнары картаю процессын акрынайта һәм матдәләр алмашын нормальләштерә.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
фото: https://www.magnific.com
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2026-11-25/borchak-n-rs-bel-n-faydaly-4887667
Нет комментариев