Җәмгыять һәм без

Россиядә СВО катнашучыларын эшкә урнаштыру буенча ГОСТ эшләнгән

ГОСТның төп максаты – элекке хәрби хезмәткәрләргә һөнәри күнекмәләрен торгызырга, хезмәт коллективларында адаптацияләнергә һәм алдагы карьера үсеше өчен шартлар тудырырга ярдәм итү.

Россиядә эш бирүчеләр өчен хәрби хәрәкәтләр катнашучыларын һәм ветераннарын эшкә урнаштыру, хезмәт адаптациясе һәм һөнәри үсеш буенча тәкъдимнәрне билгеләүче милли стандарт проекты әзерләнгән. Бу хакта документка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Документны эшләүдә Мәскәү, Ленинград, Брянск һәм Белгород өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм башка төбәкләр тәҗрибәсе исәпкә алынган.

Тәкъдим ителгән ярдәм чаралары арасында – эзләүчеләрнең күнекмәләрен һәм теләкләрен исәпкә алып вакансияләр сайлау, шулай ук хәрби хәрәкәтләр катнашучылары һәм ветераннары өчен резервка куелган эш урыннары булдыру. Моннан тыш, эш бирүчеләргә корпоратив программалар кысаларында өстәмә ярдәм чараларын карарга тәкъдим ителә. Аерым алганда, сүз торак-коммуналь хезмәтләр яки торак арендасы өчен чыгымнарны тулы яки өлешчә компенсацияләү турында бара.

Шул ук вакытта стандарт проекты рәсми расланганчы куллануга яраклы түгел, дип ачыкланган материалда.


Нет комментариев