Алар биредә эшмәкәрләр һәм югары класс укучылары белән очрашты
Очрашу район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Ильяс Нуриев катнашында барды. Кирәкле һөнәрләр, үсеш юллары һәм үз-үзеңне үстерүне тормышка ашыру мөмкинлекләре турында тере әңгәмә узды. Эшмәкәрләр үсеш юллары, шәхси эшләре турында сөйләделәр, укучыларга сораулар, киңәшләр бирделәр. Гаилә бизнесы, укучыларның киләчәктәге эш юнәлеше турында да сүз булды.

Соңыннан Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе һәм район хакимияте арасында партнерлык килешүе төзелде.
“Әлеге хезмәттәшлек күп файда китерер дип уйлыйм. Чөнки, эшмәкәрләр күбрәк булган саен, район зуррак үсеш алачак. Бергәлектә зур башлангычларны күздә тотабыз”, - диде Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Ильяс Нуриев.
“Эшмәкәрләр берләшмәсе - ул инициативасы булган кешеләрне берләштерә. Эшмәкәрнең уңышы – безнең дә уңыш. Бергә үсештә булырга язсын, яңа проектларны бергәләп гамәлгә ашырыйк”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Республика эшмәкәрләре үз эшчәнлеген алып баручы райондашларның хезмәт урынында да булды, алар белән нәтиҗәлелек хакында сөйләшүләр алып барды. Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре хезмәттәшлекнең дәвамлы булачагын белдерделәр.
Нет комментариев