Болын-Балыкчы авылында гомер кичерүче Рушан һәм Фирүзә Зариповлар җылы гаилә кочагында 5 бала тәрбиялиләр. Кечкенә кызлары Рузиләгә әле 2 генә ай.
Рушан - Каратун егете. Фирүзә - Болын-Балыкчы авылы кызы. Бер үк якның һавасын сулап үскән кыз һәм егет Болын-Балыкчы авылында очраша. Ул вакытта Фирүзә авыл мәктәбендә эшли. Ә Рушан мәктәпкә төзекләндерү эшенә килә. Яшьләр берникадәр вакыт очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар.
- 19 яшемдә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы кызларыбыз туды. Гел минем 5 балам булачак дип уйлый идем. Үзем дә өч балалы гаиләдә үстем. Балаларны бик яратам. Мәктәпне тәмамлагач, балалар бакчасында эшләдем. Андагы нәниләрне дә бик яраттым. Аллага шөкер, куркып тормадык. Балаларны үстерәсе авыр түгел.
“Ике бала да күп әле”, - диючеләр дөрес уйламый. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Бер-берсен карашып үсәләр. Тормыш иптәшем дә булыша, исән-сау булсын, - ди нарасыен куенына сыендырган бәхетле Ана.
Зариповлар гаиләсе — бердәмлек һәм тырышлык үрнәге
Берсеннән-берсе чибәр өч кызга гомер биргәннән соң, моннан 3 ел элек тырыш, итагатьле балалар тәрбияләүче әти-әнинең күптәнге хыялын тормышка ашырып, көтеп алган уллары Раян дөньяга аваз салган. Өч кыздан соң нәни егетле булу гаиләне тагын да ямьләндергән. Аңа иптәшкә дип кечкенә сеңелкәш тә алып кайтканнар. Быелгы көз аларга Рузиләне бүләк иткән.
- Олы кызыбыз Раиләгә – 22 яшь. Ул инде гаиләле, Казанда яши. Икенче кызыбыз Рамилә аграр көллияттә һөнәр үзләштерә, Рәзинәбез Биеш мәктәбенең 8нче классында белем ала. Беркайчан кыз бала булсын, ир бала булсын димәдек. Ходай Тәгалә безне зурлады, ир бала белән дә бүләкләде. Инде менә гаиләбез тагын да ишәйде. Исән-сау гына булсыннар, - диләр Зариповлар.
Зариповлар гаиләсе тырышлыгы, бердәмлеге, татулыгы белән дә соклану уята. Балалар да әти-әнисенең назына төренеп, бәхетле булып үсәләр. Рушан белән Фирүзә балалары белемле, акыллы һәм зыялы булып үссеннәр өчен барысын да эшләргә тырыша.
Зур гаиләнең көннәре эш белән үтсә дә, кичен алар түгәрәк табын артына утырып, көндәлек эшләре, уңышлары турында сөйләшәләр, планнары белән уртаклашалар. Ял һәм бәйрәм көннәрен алар бергәләп үткәрәләр. Җәй көннәрендә табигать кочагына чыгарга яраталар. Гөмбәгә йөриләр, җиләк җыялар. Гаилә бер максат белән алга омтылып яши. Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешәләр. Яңа йорт та салып чыкканнар.
Гаилә бәхете һәм яраткан хезмәте — аның тормыш мәгънәсе
Фирүзә 2013 елдан бирле Болын-Балыкчы авылында почта бүлекчәсендә эшли. Баласы бик бәләкәй булуга карамастан, яраткан хезмәтеннән дә аерылмаган ул. Балаларын әти-әнисе, каенанасы карарга булыша. Мәктәптән кайткач, кызлары да ярдәм итә. Күкрәк баласы булуга карамастан, һәрбер авылдашының гозерен үтәргә тырыша. Вакытлы матбугатка яздыра, пенсия тарата, түләүләр дә кабул итә. Субсидия түләүләре буенча да мөрәҗәгатьләр еш килә үзенә. Аларны да хәл итү җаен таба. Район газетасы “Йолдыз”га яздыру буенча да алдынгылыкны бирми. Тырыш, эшен җиренә җиткереп үтәүче почта элемтәсе бүлекчәсе мөдире буларак мактала, бүләкләнә.
-Бөтен гаилә булып яшибез. Балаларыбызны үстерешергә ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәт. Йорт эшләрен балалар белән бергә башкарабыз. Ашарга да пешерәләр, терлекләр карарга да булышалар. Күз генә тимәсен, балалар бик дус һәм бердәм, - ди үзе.
Фирүзә бик бәхетле әни һәм батыр йөрәкле хатын-кыз. Кеше сүзләренә артык әһәмият бирмичә, замана таләпләреннән курыкмыйча 5 балага гомер бүләк иткән һәм йөрәк назын, күңел җылысын өләшә. Һәр баласы турында бик яратып сөйли, аларга иркәләп эндәшә.
-Бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта, диләр. Балаларымның барысы да бик якын. Шулай да, ир бала чаярак, усалрак, шуграк була икән. Кызлар ягымлырак, тынычрак. Балаларымның һәрберсе көтеп алынган, - ди Фирүзә.
Рушан һәм Фирүзә Зариповлар тормыш мәгънәсен гаилә кыйммәтләрен саклап, балалар бәхетенә сөенеп яшәүдә күрә. Һәр көн алар өчен онытылмаслык мизгел. Алда тагын да бәхетле мизгелләр көтсен, итәк тулы балаларын исән-сау үстереп, оныклар сөяргә дә насыйп булсын!
Нет комментариев