Район тормышы

Социаль контракт 2020 елдан бирле Татарстанда яшәүче 115 меңнән артык кешегә ярдәм иткән

Социаль контракт Татарстанда гаиләләр өчен катлаулы хәлдә эш коралы булып кала бирә: ул аз керемле гражданнарга керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә.

«Гаилә» илкүләм проекты буенча 2020 елдан бирле 45,1 меңнән артык социаль контракт төзелгән – бу ярдәмне 115,1 мең кеше кулланган. Контрактларны күбесенчә эшкә урнашу өчен файдаланалар, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Илкүләм проект кысаларында әти-әниләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә: 1 479 контракт балалары булган гаиләләр белән төзелгән, ул 5 061 кешене – программада барлык катнашучыларның 61,5 процентын иңләгән. Әниләр, шул исәптән бала карау ялында булган күпбалалы әниләр өчен, социаль контракт балалар тәрбияләүне һәм һөнәри үсешне бергә алып бару өчен реаль мөмкинлеккә әверелә: программа яңадан укырга, уңайлы графиклы эш табарга яки үз хоббины гаиләдән аерылмыйча акчага әйләндерергә мөмкинлек бирә.

Татарстанда программаның нәтиҗәлелеге Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак: хәзерге вакытта контракт тәмамланганнан соң үз керемнәрен арттырган гражданнар өлеше – 79,6% (Россия буенча – 74,5%), ә яшәү минимумыннан артып киткән керемнәре 61,1% (Россия буенча – 44%) тәшкил итте.

Иң кирәкле юнәлешләрнең берсе булып үз эшеңне ачу кала – бу максатларга дәүләт 350 мең сумга кадәр акча бирә. Татарстандагы әниләр бу чарадан актив файдалана: алар күбесенчә чәчтарашханә, тегү һәм ремонтлау остаханәләре ача, косметология хезмәтләре күрсәтә, зур булмаган җитештерүләр ачалар һәм электрон сәүдәне үстерә.

Башлап килүче эшмәкәрләр комплекслы ярдәмнән файдалана ала: аларга финанс һәм эшмәкәрлек грамотасын арттыру өчен бушлай ярдәм, шулай ук бизнес-план төзү һәм эшләү буенча һөнәри консультацияләр тәкъдим ителә.

2026 елда бу максатлар өчен республикада 811,54 млн сум бирелгән – аның 438,23 млн сумы федераль бюджеттан һәм 373,31 млн сумы республика бюджетыннан. Хәзергә еллык 3 388 планнан 3 866 контракт төзелгән инде. 2 038 контракт эш эзләүгә, 1 266 – шәхси эшмәкәрлеккә, 132 – шәхси ярдәмче хуҗалыкка һәм 430 башка чараларга төзелгән. Тулаем алганда барлык контрактларның 89 проценты гражданнар мәшгульлеген оештыру өчен төзелгән.

Социаль контракт технологиясе республикада 2011 елдан бирле кулланыла, ә 2018 елның декабреннән Татарстан Россиянең 20 субъекты исәбендә Россия Хезмәт министрлыгының пилот проектында катнашты. Гадәти акчалата түләүләрдән аермалы буларак, социаль контракт каршы йөкләмәләрне күздә тота: акча алган һәр кеше өчен төгәл гамәлләр планы белән социаль адаптацияләүнең индивидуаль программасы эшләнә, ул даими керем чыганагын формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/social-kontrakt-2020-eldan-birle-tatarstanda-yasauce-115-mennan-artyk-kesega-yardam-itkan-5932680

 


Нет комментариев