Җәмгыять һәм без

Суд Яр Чаллының баш юл төзүчесен ришвәт эше буенча кулга алган

Кичә Яр Чаллы суды тикшерүче үтенече буенча «ПАД» фирмасы директоры Илья Черкашинны ике айга кулга алган.

Аны зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Бу хакта “Татар-информ"га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тикшерү версиясе буенча, автоградның баш юлчысы, «мәдәният һәм ял паркы» директоры вазифасын башкарганда ук, арадашчы аша 250 мең сумнан артык ришвәт алган. Ул үз гаебен танымаган. Черкашин СИЗОда 2027 елның 24 гыйнварына кадәр булачак.

Татар-информ.


Нет комментариев