Җәмгыять һәм без

Киров өлкәсендә тилчә авыруы таралу турындагы хәбәрләр - ялган

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе Киров өлкәсендә тилчә авыруы таралу һәм әлеге сәбәпле карантин кертелү турындагы хәбәрләрне кире каккан.

Ведомствоның Maх каналында хәбәр итүләренчә, бу мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми. Киров өлкәсендә тилчә авыруы очраклары теркәлмәгән, карантин да кертелмәгән.

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе халыкны төрле имеш-мимешләргә ышанмаска һәм мәгълүматны рәсми чыганаклардан гына тикшерергә чакыра.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев