Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Болгар җиренә изге сәфәр
Мөселманнарның дини бәйрәме быел да Изге Болгар җиренә меңләгән кешене җыйды. 25 май көнне "Изге Болгар җыены" бәйрәменә безнең районнан да 90 кеше юл тотты. Бәйрәм елга вокзалын ачу тантанасы белән башланып китте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар барлык килгән...
-
ЧИШМӘ СУЫ САМОВАРДАН АГА
Олы Болгаер авылы янәшәсендәге Кыр чишмәсенә самовар куелды. Бу эш клуб мөдире Миңнегөл Галиева инициативасы һәм Биектауда яшәүче авылдашлары Әнсар Галиев ярдәме белән башкарылды. Хәлим һәм Айдар Галиевләр, Айзат Миңнуллин һәм Анатолий Иванов әлеге изге эшне күңел биреп, җиренә җиткереп эшләделәр.
-
4 майда – Апас зиратында зур өмә
4 майда - Апас зиратында зур өмә! Иртәнге сәгать тугызда гадәти җыелу урынында очрашканга кадәр.
-
Үз агачыңны утырт һәм үстер
Чисталык икеайлыгы кысаларында, 27 апрельдә "Үз агачыңны утырт" акциясе үтә. Районда яшәүче һәр кешегә 1 агач утырту максаты куела. Һәркем үз агачын утыртып, аның исән-имин үсүен дә кайгыртырга тиеш. Акциядә барыбыз да катнашыйк, районыбызны яшеллеккә күмик! 20 апрельдә районда зур өмә үтте. Район үзәгендәге Бөек Җиңү һәм ял парклары тулысынча...
-
2012 ел иганәчесе
Изгелек кыл, кылган изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтыр, диелгән бер хәдистә. "Зөя" балаларның ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Хәлим улы Булатовта ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, олыны-олы, кечене-кече итү, кеше күңелен тирәнтен аңлау кебек уңай сыйфатлар бик күп. Әнә шуңа да ул республикакүләм игълан ителгән "Иганәче - 2012 ел" бәйгесендә катнашып Дипломга лаек...
-
КҮҢЕЛЛӘРНЕ САФЛАНДЫРЫП КАЙТТЫК
Мөселман дөньясы рабигаль әүвәле аенда пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа с.г.с.нең туган һәм ахирәткә күчкән көннәрен билгеләп үтте. Халык телендә мәүлид ае дип аталган бу айны ел саен районыбыз мөселманнары да бәйрәм итә. Әби-бабайларыбызның бәләкәй ызбаларда, оя тулы балалар белән дә шушы бәйрәмдә күрше-күләнне чакырып мәүлид ашы үткәрүләре безнең хәтерләрдә саклана әле....
-
Погонлы Кыш бабай буламы?
Була икән шул! 27 декабрьдә районга үзе белән Кар кызын, бик мөлаем Шүрәлене дә ияртеп Кыш бабайның погонлысы да килеп китте. Халыкны социаль яклау район идарәсенең авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә һәм аларда тәрбияләнүче балаларга социаль ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфетдинова әйтүенчә, районда бүген 27 гаилә һәм балигъ булмаган...
-
ЯЗМЫШТА ЯЗЫЛГАННЫ...
"Күргән-белгәннәргә сәлам әйтегез", - дип яшь тулы моңсу күзләре белән озатып калдылар безне Картлар йортларында тәрбияләнүче райондашларыбыз. Игелекле, күркәм гадәткә тугры калып Яңа ел бәйрәме алдыннан Апас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация кабат Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарында урнашкан Картлар йортларында булып райондашларыбызга район...
-
Илле өченчесе!
Свияжский бистәсендә 10 ноябрьдә тантаналы төстә ачылган яңа мәчеткә "Сәфәр" исеме бирелде. Яңа дини корылма ачылу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин район хакимияте исеменнән мәчеткә зур келәм бүләк итте. Моңа кадәр бистә картлары, дин юлына басучылар төрле дини йолаларны зур сәүдә комплексының аерым бер бүлмәсендә башкаралар...
-
Заготзернода Корбан ашы
15 ноябрьдә Заготзерно бистәсе ашханәсендә Әлфия Заһидуллина чалдырган корбан ите белән мәҗлес үткәрелде. Бистәнең мулласы Гыйльфан хәзрәт билгеләп үткәнчә, бу изге айда бистәдә 30 дан артык кеше корбан чалдырган. Мәҗлескә 40 тан артык өлкән кеше килгән иде. Җиренә җиткереп корьән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Изге гамәле өчен Әлфия ханымга, тәмле ризык...
-
ЧЕЛТЕР-ЧЕЛТЕР ЧИШМӘ АГА
Чишмәләргә, табигый су чыганакларына игътибар елдан-ел арта. "Иске Әнәле белән Апас арасындагы елга ярында, зур топольләр янәшәсендәге мул һәм тәмле сулы чишмә дә төзекләндерелде, чистартылды, зәвык белән эшләнде. Игелекле кешеләргә мең рәхмәт", - дип хәбәр итте безгә Апастан Илсур Гатиятуллин.
-
Игелек җирдә ятмый
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге Апас аграр көллияте белән берлектә күп кенә изге эшләр башкардылар. "Ничек яшисең, ветеран?" волонтерлар хәрәкәте "Уңыш" акциясендә дә теләп катнашты. Яшүсмерләр күңелендә хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырылган акциядә аграр көллият студентлары катнашты. Ялгыз яшәүче сугыш ветераннары, аларның...
-
Яшәгез сез мәңге яшь булып
Мәдәният хезмәткәрләре дә өлкәннәрне хөрмәтләүне үзләренең бурычлары дип санадылар. Иң элек "Сүнмәс дәрт", "Сердәш", "Тылсымлы энә" клублары әгъзалары район үзәк китапханәсенә чакыру алдылар. Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оештырылган бу кичәдә алар күрештеләр, сөйләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар, киләсе очрашуларга планнар төзеделәр, максатлар билгеләделәр, данлыклы якташларыбызның иҗатлары, тормыш юллары белән таныштылар, сорау-җавапларда...
-
Туган якның һавасы да татлы
Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Йортлары тәмам искергән, үз-үзләрен йөртә алмас дәрәҗәгә килгән, бер генә дә...
-
Яхшылык эшлә һәм савап ал
Районда иң төзек, чисталар рәтендә Кече, Зур Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары зиратлары да бар. Хәер, бу якларда чишмәләргә дә игътибар зур, авыллар халкы арасында иманлы, "туып-үскән, яшәгән җирем" дип җан атып яшәүчеләр бик күп. Читтә яшәсәләр дә, Гаеткә, бәйрәмнәргә, ялга кайткач, шушы изге вә саваплы эшләрне башкару өчен мул...